35 нче д_рес б х_рефе



35 нче дәрес

Тема: Бб хәрефе

Максат: : В в хәрефе һәм ул белдергән авазны өйрәнү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхси әхлакый-эстетик сыйфатлар формалаштыру

Метапредмет әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Предмет татар әлифбасы хәрефләрен, сүзләрне дөрес язарга өйрәнү

Җиһазлау: дәреслек;1 нче сыйныф татар теле дәреслегенә методик ярдәмлек; эш дәфтәре. Уенчыклар, рәсемнәр.

Дәрес барышы

I.Оештыру.

1.уңай психологик халәт тудыру

2.дежур укучы рапорты

3.укучыларның бер-берсенә комплимент әйтүе.

II.Актуальләштерү.

Фонетик күнекмә (сузык авазларны кабатлау өчен биремнәр)

 

“Журналист” уены ( бер укучы журналист булып сайлана, бер-ике укучыдан сорау ала

Исәнмесез! Синең исемең ничек?

Сиңа ничә яшь?

Син кайда яшисең?

Син ничәнче сыйныфта укйсың?

Бүген көн нинди?

Син кем белән утырасың?

Син нәрсә яратасың?

III Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

Дәреслек, 32 нче бит. Бб хәрефе һәм ул белдергән аваз белән таныштырыла. Бирелгән сүзләрдән Булат бассейнга бара җөмләсе җыела. Эш дәфтәре, 20 нче бит, 1 нче күнегү

Кая?Кайда?Кайдан? сораулары, кушымчалары кабатланыла.

Дәреслек, 32 нче бит. Рәсемнәр буенча кайдан? Кая? кайда? сорауларына җавап бирә белү күнекмәләре камилләштерелә. Чыга сүзе белән таныштырыла.

Гали кайда?

-Гали өйдә.

-Гали кайдан чыга?

-Гали өйдән чыга.

-Гали кая бара?

-Гали урманга бара.

Хәрәкәтле уен

Кайта фигыленең зат-сан белән төрләнеше сөйләмдә камилләштерелә.

Хәрәкәтләр,сораулар кулланып уйнала.

1 нче укучы: Мин кайтам (бару хәрәкәте күрсәлтелә).

2 нче укучы: Син кайдан кайтасың?

1 нче укучы: Мин мәктәптән кайтам.

3 нче укучы 2 нче укучыдан: Ул кайдан кайта?

2 нче укучы: Ул мәктәптән кайта.

I V.Рефлексия

Ребята, о чем мы сегодня научились говорить на татарском языке?

 

V.Йомгаклау.

саубуллашу

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Вы можете использовать эти HTMLтеги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>